Биюрганская сельская библиотека - филиал № 23

Салиса Гараева белән очрашу

#Биюрганскаябиблиотека#встречаспоэтессой#СалисаГараева

6 нчы май көнне Минзәлә картлар һәм инвалидлар интернатында кунакта булдык.

Күренекле шагыйрә, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Һади Такташ исемендәге әдәби премия лауреаты, якташыбыз Салисә Гәрәева белән очраштык. ул хәзер Минзәләдә картлар йортында яши. Салисә Гәрәева яшьлегендә Чиләбе якларында татар рухын саклап торган, татар мохите булдырган шагыйрә. Туксанынчы елларда Казанга кайткан, «Мәдәни җомга» газетасын булдыруда башлап йөргән кешеләрнең берсе.

Салисә апаның кызы Эльвира Германиядә яши. 1986 елда ук киткән иде инде. Хәзер ул да пенсия яше алдында. Контракт белән эшләгәч, еш кайтып йөри алмый. Чикләр ачылмагач, быел бигрәк тә авыр булды.  

Салисә апа кызы Эльвира белән телефоннан сөйләшеп тора. Эльвира — аның бердәнбер мирасчысы. ! Бүген Салисә апаның Германиядән  кайткан кызы Эльвира әнисе янына кунакка килде, ни кызганыч, ул кызын танымады.Танылган шагыйрә, якташыбызга сәламәтлек ,хәерле гомер телибез.Аның иҗатын яратабыз,эшебездә һәрчак кулланабыз.

 

Салисә апаның шигыре.

 Шау чәчәкле җәйге аланнарда 
Күккә карап бармы ятканың? 
Күзәткәнең бармы болытларның 
Ак көймәләр кебек акканын?

Күренмим дә үлән арасында, –
Бер чәчәк мин, бөҗәк, кырмыска. –
Белә торып гомер кыскалыгын, 
Чат ябышып ятам тормышка!

Ак болытлар булып еллар ага 
(Мең гасырлар буе ага бит!). 
Җир – борынгы, ләкин яңа туган 
Һәр баласы өчен яңа бит.

И гүзәл җир, ата-анам җире! 
Синдә тудым, сиңа китәрмен. 
Тик үкенмим: бөтен хәтәрләрне 
Халкым белән тигез күтәрдем.

Яшәп туймам!
Тормыш – койган бал ул:
Бер исереп йөрим, бер айныйм.
...Бу халәттән китсәм, шушы җирдә
Нәзек үлән булып уяныйм.