Биюрганская сельская библиотека - филиал № 23

Чебенле чичәне

#Труженикитыла#ЧитателисОВЗ
#Увойнынеженскоелицо#Биюрганскаябиблиотека.
Чебенле чичәне
Быел җәй көне ,авылыбызның иң хөрмәтле кешесе, күп балалы Әни-
Хаҗиева Тәзкирә Биктимер кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен каршылады. Ул 1932 нче елның 6 нчы августында Минзәлә районы Чебенле авылында дөньяга килгән. Җиләкле, бөрлегәнле,балыклы ямьле Чебенле авылы халкы тирә- якта уңганлыгы,юмартлыгы белән аерылып тора.Балачагы, яшьлеге авыр елларга туры килсә дә, су астында калып юкка чыккан авылы-Чебенлесен әле бүген дә сагынып искә ала Тәзкирә апа. Чебенлене, авылдашларын сагынуны шигырь юлларына салып, көйләп тә утыра әле ул. Соңгы елларда күзләре бик начар күреп, аяклары авыртса да бирешми . Балаларына, якыннарына, авылдашларга сәламәтлек, ил- көнгә иминлек теләп һәрчак дога кыла.Тезеп- тезеп, яттан сөйләгән шигырьләрен оныклары язып алганнар. Берничәсен укучыларга тәкъдим итик әле. Чебенленең Чичән-туксаняшәр әбисе -безнең горурлыгыбыз- Тәскирә апага сәламәтлек, иҗади уңышлар телибез.
Картлык- яшьлек түгел
Көзләр җиткәч, агачның да яфраклары коела.
Картлык- яшьлек түгел икән, күңелләр дә боега.
Китәм дигән вакытларда, китеп булмый икән ул
Аллаһ биргән тәкъдирләрдән, үтеп булмый икән ул.
Үткән гомер җомгагымны бер ураем, бер сүтәм,
Сугыш, ачлык, күченүләр безнең башлардан үткән.
Элек кеше бердәм булды, туганнар күк яшәдек
Көчебез җитмәгән эшне бергәләшеп эшләдек.
Керәем дигән кешегә- ачык торды капка да,
Хәзерге заман шикелле, бик тормады капкада....

Хөснетдин бабай
Безнең урам бик бәхетле , Хөснетдин бабай булгач,
Йорт буенча бал өләште, умартасын карагач.
Өй артында коесы бар- мунчага су салырга,
Мунчасы да аныкы бит, рәхмәт яусын аңарга.
Коесыннан су алабыз, мунчасына салабыз.
Бар авылга бер мунча бит,чиратлашып ягабыз.
Көннәр туса- мең мәшәкать, ничек чыдый бу бабай
Бетмәс төгәл сабырлык биргән икән бер ходай.
Өйрәренә барып керсәң- өе тулы мунчала,
Тимер ыргакка элә дә , көне буе бау ишә.
Әле аның арасында намазга да җитешә.
Кичкә килә бригадир , шул бауларны алырга,
Чаналарга бау җитми бит, саламнарга барырга,
Бер кило да фураж юк бит, ул атларга салырга.
"Әй бабакай, бабакай, әйтүе дә кыен инде,
Бүген тагын начарланды , менә дигән Кола-тай"
-"Дүрт янына бишәү сыяр, алып кил син булмаса,
Солы суы эчертермен, асларын да алырмын.
Түбәдә дә печән бар ич, шуны төшереп салырмын"
Язга чыккач шул ат белән, сабан сөрә малайлар,
Бисмилла әйтеп, тубал тагып, чәчү чәчә бабайлар...

Килегез, мәчетләргә
Диннең тыелган вакыты, мәчетне дә алдылар,
Инде хәзер нишләргә дип, аптырашта калдылар.
Бик озак уйламадылар, салдылар җайга- көйгә,
Бер җомгада бер өйдә, бер җомгада берсендә,
Кача- поса шулай итеп, укыйлар җомга өйдә.
Менә шундый вакытта да, гамәл кылды бабайлар,
Хәзер мәчеткә дә йөрми җитмеш яшьлек агайлар.
Килегезче , мәчетләргә, догалар кылыйк бергә!
Туган җирдә күмелмичә, гаиләсен дә күрә(а)лмыйча
Тилмереп үлгәннәргә.
Хаҗиева Тәскирә, 90 яшь.