Биюрганская сельская библиотека - филиал № 23

Мәрхәмәтлек

Халыкара инвалидлар көне якынлашып килә. Безнең арабызда тумыштан гарип булып, дөньяның рәхәтен күрми үскән балалар, авыру өлкәннәребез яши.“Ачның хәлен тук белми” дигәндәй гарип кешенең җан сыкрануын сәламәт кеше ишетеп, аңлап җиткерми дә кебек. Тик ишетергә, аңларга тырышырга кирәк, бик кирәк. Язмыш тарафыннан кимсетелгәннәргә ярдәм кулын сузарга беркайчан да соң түгел. Кыйммәтле даруларга, катлаулы дәвалану чараларына һәм, иң мөһиме, безнең җылы карашка, таянычыбызга мохтаҗ кешеләр барлыгын онытмасак иде. Янәшәбездәге болай да үзләрен кимсетеп тойган дусларыбызга игътибарлырак булырга, хәлләрен аңларга, күңел авазларын ишетергә, авыр тормышларына — терәк, сырхауларына-шифа, кайгы-хәсрәтләрендә юаныч булырга тырышабыз. Шул максаттан чыгып, районның инвалидлар оешмасы җитәкчесе Фәйрүзә Фаяз кызы Вәҗиева башлангычы белән авыл җирлекләрендә "Мәрхәмәтлек" проекты эшли башлады. Бу проект районыбызда яшәүче, физик мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен ,аларның тормышларын кызыклырак итү , төрле яклап рухи һәм матди ярдәм күрсәтү максатыннан оештырыла .Проект кысаларында уздырылачак чаралар , районның инвалидлар җәмгыяте, социаль яклау бүлеге, клуб һәм китапханәләр системасы хезмәткәрләре белән берлектә тормышка ашырыла . Социаль- мәдәни ярдәм иң беренче, Күзкәй авылы җирлеге яны -Боерган, Калмаш, Калмия авыл җирлекләрендә яшәүче физик мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен уздырылды .
Шулай итеп , без- китапханәбезнең иң актив китап укучылары җыелышып,күчтәнәчләребезне төяп Күзкәй мәдәният йортына килдек. Бәйрәм тирән эчтәлекле, кызыклы булды.
Беренчедән, районның «Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге»нең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре, урын өстендә ятучы инвалидларны карау- тәрбияләү турында мәгълумәт- дәрес бирделәр, сорауларга җавап бирделәр. Катнашучыларга һәм балаларга кызыклы уеннар, бәйгеләр, мастер- класслар тәкъдим ителде. "Ачык микрофон" һәркем өчен ачык булды: Колыш авылыннан Фәния апаның мөнәҗәт әйтүе, Филига Мингазованың дәртле җырлары, укытучы- иң күп китап укучы Гөлфия апаның үзе язган шигырьләре, китапханәдә уздырылган барлык чараларда катнашучы, физик мөмкинлеге чикләнгән, начар күрүче кызыбыз- Ләйсән Шамилованың җырлары һәркем күңеленә хуш килде. «Үз кулларың белән могҗиза» дип исемләнгән күргәзмәдә Ләйсәнебезнең әнисе -Гөлчәчәк Шамилова ясаган картиналар, бәйләгән, теккән киемнәр күз явын алырлык иде, беркемне дә битараф калдырмады.
"Көзге нигъмәтләр" дип исемләнгән аш- су күргәзмәсендә Фәния апаның пешереп алып килгән тәбикмәге, физик мөмкинлекләре чикләнгән игезәк ир- егетләр тәрбияләүче олы йөрәкле, уңган ханым- Гөлфинә Зайдиева ның кунак ризыклары дә бәйрәмгә өй җылысы биреп , авылллар, кешеләр арасындагы үзара дуслыкны ,кунакчыллыкны күрсәтте, берләштерде.
Кыйммәтле даруларга, катлаулы дәвалану чараларына һәм, иң мөһиме, безнең җылы карашка, таянычыбызга мохтаҗ кешеләр барлыгын онытмасак иде. Янәшәбездәге болай да үзләрен кимсетеп тойган дусларыбызга игътибарлырак булыйк, хәлләрен аңларга, күңел авазларын ишетергә тырышыйк, авыр тормышларына – терәк, сырхауларына – шифа, кайгы-хәсрәтләрендә юаныч булыйк.
Мероприятие , в рамках проекта "Милосердие" направлено на привлечение внимания к проблемам инвалидов, полное и равное соблюдение прав человека и участие инвалидов в жизни общества.
Жизнь человеку дается только один раз и нужно ее прожить так, чтобы не было разочарований от прожитого дня, месяца, года. Птица рождена для полета, а человек для счастья. Каждый из нас хочет быть счастливым. Народная мудрость гласит: «Счастья достигает тот, кто стремится сделать счастливым других .
#Биюрганскаябиблиотека