Биюрганская сельская библиотека - филиал № 23

Сүзгә кыска- эшкә оста

2022 нче ел илебездә "Халык сәнгате һәм мәдәни мирас"елы дип игълан ителде.Ел башыннан ук авылыбызның йолаларын, гореф- гадәтләрне барлый башладык, кул эшләре осталары белән очрашулар билгеләдек.Боерган авылы җирлегенә караган Туера авылында алтын куллы оста- Сания апа Гәрәева яши. Безнең белән күрешү шатлыгыннан, аның кояш кебек якты йөзле, зәңгәрсу күзләреннән елмаю яктысы сибелде.Тормышка гашыйк,кешеләргә ихлас сокланып һәм гаҗәпләнеп караган Сания апага карагач, дөньяларыбыз яктырып китте. Гомере буе терлекчелектә тырыш хезмәтен куйган Сания апаның һөнәрләре дә бихисап.Ирләр генә башкара торган авыр хезмәт- итек басу, мичләр чыгару кебек эшләрне яратып башкарган апага ничек шаккатмыйсың!Алай гынамы соң?Матур итеп палас сугу, сөлге- тастымаллар чигү,умарта кортлары тоту, кәҗә асрау кебек бетмәс- төкәнмәс хезмәтләрне ничек башкарып чыкты икән ул?Әле җитмәсә, авылның остабикәсе булып, үлем- китем вакытларында мәетләрне соңгы юлга озату, мәҗлесләрдә көръән уку да аның җилкәсендә бит.Шул арада мәрхүм ире Хәмәтгәрәй абый белән 3 балага гомер биреп, тәрбияләп үстерәләр.Кыскасы, Сания апа белән очрашудан соң без "Итек басу йоласы"н сәхнәдән халыкка күрсәтергә кирәк дигән уйга килдек.Рәхмәт яусын Сания апага! Аның кебек осталарыбыз белән горурланабыз.