Биюрганская сельская библиотека - филиал № 23

Әниләр көне

27 нче ноябрь көнне "Акчарлак" мәдәни ял үзәгендә  Әниләр бәйрәме уңаеннан"Гөлчәчәктән- чәчәкле күчтәнәч" дип аталган очрашу уздырылды.Бәйрәм узачак залга алдан ук "Ноябрь аеның соңгы якшәмбесе- Әниләр көне" дип аталган китап күргәзмәсе ясап куелды.Күргәзмәгә куелган китаплардан,  бу бәйрәмнең тарихы да, Республиканың мәшһүр хатын - кызлары турында да мәгълүмәт алырга мөмкин иде. Шулай ук без күргәзмәгә   язучыларыбызның әниләр турындагы әсәрләрен һәм "Якты юл" газетасында авылдашларыбыз хакында  язылган язмаларны да урнаштырдык. Кул эшләре остасы Гөлчәчәк Шамилованың күз явын алырлык картиналары да халыкны җәлеп итте.Аның катнашучылар белән бергәләп ясап күрсәткән шоколадлы кексы бик тәмле булды.Бәйрәмдә аш- су осталары күргәзмәсен дә оештырдык. Бәйрәмебез уеннар, җырлар белән үрелеп, бик озак дәвам итте. Бәйрәм соңында район советы депутаты Әлфир Мулланур улы һәр катнашучыга ак розалар бүләк итте. Бәйрәмнене уздырыга ярдәм иткән авыл җирлеге башлыгы Гөлүзә Гаяз кызына без бик рәхмәтле.