Биюрганская сельская библиотека - филиал № 23

Шомлы еллар

Илебездә, 1991 елдан башлап, Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм көн түгел, ә сәяси репрессияләрдә нахакка рәнҗетелгән кешеләрне искә алу көне. Шушы уңайдан 30 октябрь көнне Боерган авыл китапханәсендә китап күргәзмәсе төзелде. Күргәзмәдә репрессияләнгән татар әдипләре һәм
шулай ук репрессия корбаннары булган авылдашларыбыз хакында мәгълүматлар тупланган.
"Тарихта репрессия еллары' дигән күргәзмә белән китапханәгә килгән һәркем таныша ала.