Биюрганская сельская библиотека - филиал № 23

Мин 41 дә туганмын

5 нче октябрьдә, хөрмәтле авылдашыбыз- Факия апа Гатиятуллина бүген үзенең 80 яшьлек юбилеен каршылады.. 
Пакъ күңелле, олы җанлы, сабыр, кешелекле,ярдәмчел Факия апаның авылдашлары арасында абруе зур. Хезмәттән тәм табып, җан җылысын биреп , гомере буе савымчы булып эшләде ул. Сугыш башланганда әнисе карынында калган сабый, "Әти"сүзен әйтергә тилмереп яшәгән ятим балачагын, авыр чорларга туры килгән яшьлеген искә алганда күзләре яшькә чылана аның.Язмыш кайчак әллә нинди сынаулар куя. Әмма, сынауларда сынмаган,сыгылмаган, яшәргә көч тапкан Факия апага сокланабыз! Бүген Факия апа, Рәим абый белән бергәләп, тәрбияләп үстергән газиз балакайларының кадерле әниләре, оныкларының ягымлы әбекәе булып кадер-хөрмәттә гомер кичерә. Авыл җирлеге башлыгы Гөлүзә Гаязовна җитәкчелегендә, "Яран гөл" ансамбле белән бергәләп,бүген без аны туган көне белән котладык! Аларның нур чәчеп торган, җылы өйләрендә кунакта булдык. Истәлекле бүләкләр, изге теләкләребез ,матур җырларыбыз ямь бирсә, балаларының җылы котлаулары, әниләренә булган кайгыртучан мөнәсәбәтләре аның бәйрәменә тагын да тантана өстәде.