Биюрганская сельская библиотека - филиал № 23

Авылым күңелемдә яши

Хәтер көне ямьле су буенда дәвам итте. Уңган Чебенле егетләре-кызлары быел да бәйрәм табынын мулдан әзерләгән. …әзерләгән искиткеч тәмле пылаудан да, Зөләйха апа Әхмәтханова пешергән телеңне йотарлык бәлештән дә, һәр кунак өстәлгә куйган затлы сыйлардан да авыз иттек, уңган киленнәр ясап торган хуш исле кайнар чәйдән дә хушландык. Аннан соң халык моңлы җырларга, дәртле биюләргә кушылып, рәхәтләнеп ял итте. Чебенленең талантлы оныгы Айзирә Габдуллинаның саф чишмәдәй челтерәп аккан тавышы күңелләргә ял бирде. Ул Рәзинә апанының инде күптән хитка әйләнгән җырларын башкарды. Чебенле-Боерган җыры белән ике авыл дуслыгын матур биеклеккә күтәргән Рөстәм абый Әхмәтхановны да халык әледән-әле мәйдан түренә чакырып зурлады. Ә Рәзинә апа быел да үзе язган «Чебенлем – гөлләр илем» җырын башкарып, авылдашларын куандырды. Чебенлеләр аңа кушылып җырладылар да, вальста да әйләнделәр. Очрашу барышында Рәзинә апа Насыйбуллина халыкка үзенең китапларын бүләк итте. Елның-елында авыл бәйрәмнәрен оештыруга матди ярдәм күрсәтеп килүче, һәр очрашуны башлап йөрүче уңган Чебенле егетләрен мәйдан түренә чакырып рәхмәт әйтү дә инде күптән матур традициягә әйләнде. Фәрит Хәмәтдинов,Зөфәр Мифтахов, Сәетнур Мөхәмәтшин, Фәрит һәм Зөфәр Ясәвиевлар,Шамил һәм Фаил Хөснетдиновлар,Мулламехәмәт Галиевлар, 30 га якын авылашыбыз  бәйрәмебезне әзерләүдә үзләреннән өлеш керттеләр. Авылдашларыбыз аларны  гөрләтеп кул чабып алкышлады, ихлас рәхмәтен җиткерде.Авыл оныкларының бөек Тукаебыз шигырьләрен сәнгатьле итеп укуы да, заманча җырлар башкаруы да туган җиргә булган мәхәббәтнең беркайчан да сүрелмәячәген раслаучы иң матур мисаллар, минемчә. Су буе ул көнне кичкә кадәр гөрләп торды. Бер күрешү бер гомер дип, сагынышып кайткан халык таралырга ашыкмады. Тагын бер Хәтер көне шулай матур мизгеләргә баеп, тарихка күчте.