Биюрганская сельская библиотека - филиал № 23

Йөрәк түрем- алтын басу,уңыш җыяр чак кына...

"Йөрәк түрем алтын басу, уңыш җыяр чак кына"... 
Тукай районы төзелүнең 45 еллыгы уңаеннан районыбызда төрле чаралар гел уздырылып тора. 
Чираттагы шундый бәйрәмнәрнең берсе,Халыкара гаилә көненә туры китереп , Боерган авылы җирлегендә узды. 
Очрашу чакырылган кунаклар, авылдашлар белән бергәләп,"Ветеран" скверында сугыш һәм тыл ветераннары истәлегенә куелган һәйкәлгә чәчәкләр салу белән башланып китте. 
45 ел парлап яшәгән авылдашларыбыз -Мөнирә - Фирдәвис Гәрәевлар,Маһинур- Әгъләм Шайхетдиновлар,Факия- Рәим Гатиятуллиннар,Сәрия- Әнвәр Әхмәтовлар, Әлфия- Зөфәр Галиевлар җитәкләшеп ,тантанага махсус ясап куелган ишектән,"Мәхәббәтнең серле капкасы"ннан, Мендельсон маршы астында залга уздылар. 
Гаилә бәйрәме күтәренке рухта узды.Тукай муниципаль районы никахлаштыру бүлеге җитәкчесе Мостафина Эльвира, белгеч Энҗе Хафизовалар район башлыгы Фаил Камаевның рәхмәт хатын укып, бүләкләр тапшырдылар.