Биюрганская сельская библиотека - филиал № 23

Күз яшьле бәйрәм

8 нче май көнне Боерган авылы җирлегендә Бөек Җиңүгә 76 ел тулу уңаеннан тантаналы митинг уздырылды. 
Митингта сугыш чоры балалары, район башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Илнур Ракипович Гараев, район һәм авыл җирлеге депутаты Әлфир Мулланурович Маннанов, авылдашлар, мәктәп, балалар бакчасы коллективлары катнаштылар. 
Баш иямен горур батырларга, 
Без бурычлы сезгә мәңгегә! 
Рәхмәт сезгә солдат бабайларым- 
Рәхмәт сезгә - Җиңү көненә!!! 
Җиңу исәпсез – хисапсыз корбаннар аша яуланды. 76 ел гомер узды, тагын дистәләрчә еллар үтәр , буын арты буын алышыныр. Ләкин Бөек Җиңү һәм шушы җиңүне яулап алган сугыш һәм тыл ветераннарының якты истәлеге халык күңелендә мәңге яшәр.