Биюрганская сельская библиотека - филиал № 23

Киләчәккә илтик татар моңын

8 нче апрель көнне ,Боерган авылы җирлегендә, күренекле язучыларыбыз белән "Киләчәккә илтик татар моңын" дип исемләнгән тантаналы очрашу уздырылды. Филология фәннәре кандидаты,Татарстан Язучылар берлеге һәм Татарстан Журналистлар берлеге әгъзасы ,Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре,Гаяз Исхакый, Александр Грибоедов, Абдулла Алиш исемендәге әдәби премияләр лауреаты , «Тәрҗемә Олимпы» һәм « Кояшлы иҗаты өчен» Халыкара бүләкләр иясе ,Татарстан Язучылар берлегенең Яр Чаллы бүлеге җитәкчесе, язучы, шагыйрь, композитор, җәмәгать эшлеклесе, 2021 нче елның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә кандидат- Факил Миннемөхәммәт улы Сафин ,Татарстан язучылар берлеге әгъзасы,А.Грибоедов,Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия лауреаты, татар һәм рус шагыйрьләренең балалар өчен язган әсәрләрен ике телгә тәрҗемә итүдәге эшчәнлеге өчен «За солнечную деятельность» дипломы һәм медале белән бүләкләнгән язучы, шагыйрә, тәрҗемәче -Әлфия Мирзанур кызы Ситдыйкова һәм әфган сугышы ветераны,автор- башкаручы , талантлы алып баручы,бик күп җырлар авторы- Илдус Газизовлар рәхәтләнеп, чын күңелдән авыл халкы, балалар белән аралаштылар. Бүгенге кичәбездә татар моңы, татар җыры, татар шигырьләре яңгырады. Әдипләребез белән, аларның иҗаты белән якыннан таныштык,шигырь сөюче балалар үзләре дә матур гына чыгыш ясадылар. Автор башкаручы Илдус Газизовның җырларын тамашачылар бик дулкынланып, яратып тыңладылар.Гаҗәеп матур очрашу оештырганнары өчен , талантлы шәхесләребезгә олы рәхмәтләребезне юллыйбыз, иҗат уңышлары телибез.