Биюрганская сельская библиотека - филиал № 23

Каз канатыннан май канаты ясау буенча мастер-класс

Каз канатыннан май канаты ясау буенча мастер-класс 

Табышмак әйтәм: таба төш!

Таба алмасаң, утка төш.

Кайнанаң биргән ак яулыкны

Сары майга мана төш.

 "Акчарлак" мәдәни ял үзәгендә , үзәк җитәкчесе Рәхилә Фаттахова , безне үзенчәлекле, борынгы йола – май канаты ясау йоласы белән таныштырды.

Башта  апалар,, дәү әниләр, әбиләр, балалар белән рәттән тезелешеп утырып, каурыйларны әзерләдек. Аннары аларны матурлап тезеп, май канатын үрдек. Шул арада  күңелле итеп, гөрләшеп, шаян сүзләр, табышмаклар әйтештек.  . Әзер май канатларын катнашучыларның үзләренә  үк бүләк итеп биреп тә җибәрдек.  

 Камыр ризыкларын майлый торган җайланма хәзер кибетләрдә дә тулып ята.
Ләкин каз канатыннан ясалган май канатына җитәме соң?