Биюрганская сельская библиотека - филиал № 23

Мәрхәмәтле булыйк!

Республикабыз буенча Мәрхәмәтлек атнасы атлый. Кешеләр яхшы эшләр, матур гамәлләр кылып калырга ашыгалар. Шушы акция кысаларында   Татарстан Республикасында «#ДОБРЫЙТАТАРСТАН #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН Көзге мәрхәмәтлек атнасы - мәрхәмәтле эшләр эстафетасы» акциясе старт алды. Шушы акция кысаларында Тукай районы ветераннар һәм инвалидлар оешмасы рәисе Зарипов Галимҗан Саетҗанович җитәкчелегендә Боерган авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре, социаль хезмәткәрләр бергәләп, мөмкинлекләре чикле балалар яшәүче гаиләләрдә булдылар. Ләйсән Шамилова, Алсу Галиәхмәтова, Рәмилә Хәлимоваларның гаиләләрендә булып, аларга тәмле күчтәнәчләр биреп, аралашып, сөйләшеп, хәлләрен белештеләр