Биюрганская сельская библиотека - филиал № 23

Россия флагы нинди төстә?

Россиядә ел саен 22 августта Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә. Ул Россия Федерациясе Президентының 1994 елның 20 августында "Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне турындагы" Указы нигезендә гамәлгә куелган. 1991 елның 22 августында Мәскәүнең Ак йортында беренче тапкыр өч төсле Россия флагы күтәрелде. Беренче тапкыр ак-зәңгәр-кызыл флаг Алексей Михайлович идарә иткән чорда 1668 елда Голландия инженеры Давид Бутлер төзегән "Орел" рус хәрби кораблендә күтәрелгән. "Орел" яңа флаг белән озак йөзмәгән, Идел буйлап Әстерханга кадәр барганда аңа ут төрткәннәр. Өч төсле флагның законлы "атасы" итеп Петр I танылды. Ул 1705 елның 31 гыйнварында сәүдә судноларында ак-зәңгәр-кызыл флаг күтәрергә кирәклеге турында Указ чыгарган, үзе үрнәген сызган һәм горизонталь полосалар тәртибен билгеләгән.