Биюрганская сельская библиотека - филиал № 23

Конституция көнендә туган Миннероза апага-80 яшь.

Бүген авылдашыбыз, Нәҗметдинова Миннероза Шәйхеләхмәт кызы үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.Шәп нараттан уллары төзеп биргән иркен , якты, җылы өенә барлык балалары, оныклары, туган- тумачалар, күршеләр, авылдашлар, дус- ишләр җыелды.Ә түрдә балкып, әле дә чибәрлеген җуймаган якты йөзле, тәмле телле Миннероза апа һәммәбезне изге теләкләре, тирән рәхмәт сүзләре белән каршы алды.Ялгызы 4 бала тәрбияләпүстергән, барысын да туйлар ясап башлы- күзле иткән ананың әйтер сүзләре бик күп.Бөтен Татарстан бүген  Конституция көнен билгеләп уза. Без дә шушы уңайдан кунаклар белән рәхәтләнеп  әнгәмә кордык, элеккеге Октябрь бәйрәмнәренең бик күңелле узуларын искә төшердек. Ул бүгенге истәлекле көн  турында сөйләде, элек ничек итеп бу көнне бәйрәм иткәннәрен, колхозның ит, он, май бүлеп биреп, ачлы- туклы заманнарда бәйрәм ясаулары турында искә төшерде