Биюрганская сельская библиотека - филиал № 23

Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне .Мәгълумәт сәгате.

30 октябрь илебездә Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Россия тарихында җан өшетерлек вакыйга булып уелып калган репрессия еллары әле бүген дә күпләрнең күңелендә саклана.

Советлар Союзында озак елларга сузылган сәяси репрессия нәтиҗәсендә миллионлаган кешегә «кара тамга» тагыла, меңләгән гаепсезләр юк ителә. Кулга алынганнарның күпчелеге дистәләгән еллар зинданнарга ябыла. Магадан, Колыма, НКВД ихатасында, салкын подвалларда, ГУЛАГ лагерьларында илебезнең асыл егет һәм кызларының гомерләре киселә. “Халык дошманы” тамгасы алганнарның туганнары, балалары да түбәнсетүләргә, төрле кыерсытуларга дучар ителә.
Бүген илебезнең төрле почмакларында истәлекле чаралар, җыелыш һәм митинглар оештырыла. Шул уңайдан, Боерган авылының "Ихластан" мәчете каршында, сәяси репрессия корбаннары истәлегенә куелган һәйкәл янында митинг уздырдык.Митингта иң элек мәчетебез агайлары сәяси корбаннар рухына багышлап дога кылдылар, авылдашларны искә алдылар, балаларга изге теләкләрен юлладылар, кабат мондый вакыйгалар , илне тетрәндергән сугышлар булмасын, илләребез тыныч булсын, тәуфыйклы балалар булып үсегез , дип ,уй- ниятләре белән уртаклашкан аксакалларыбызның чыгышлары бик үтемле булды.

Соңгы елларда сәяси репрессия корбаннарының исемлекләре барланып , Хәтер китабының яңадан- яңа томнары басылып килә. Анда авыл хезмәтчәннәре кичергән олы фаҗига- тапталган гомерләр һәм изелгән язмышлар ачысы чагылыш тапкан.

Боерган авыл җирлегенә кергән авылларда туган, яшәгән һәм 1958-1953 нче елларда сәяси репресиягә дучар булган коррбаннарның исемнәре Хәтер китабының 18 , 26 нчы томнарында урын алган.