Иштеряковская сельская библиотека - филиал № 22

"Җиде юл чатында"

Искәртү урнаштыру:   /   Скачать бу календаре

  • 17 май көнне Иштирәк авыл китапханәсендә шагыйрә, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Җәмилә Әхтәмова белән әдәби очрашу узачак. Җәмилә Әхтәмова-үзенең балалар елларында Тукай районы Иштирәк авылында яшәгән, шуңа күрә без аны горурлык белән үзебезнең авыл кешесе дип саныйбыз. Шигырьләрне Түбән Кама шәһәренең 5нче урта мәктәбе укучысы буларак яза башлаган. "Кама таңнары"әдәби берләшмәсенең актив әгъзасы. Казан дәүләт университетын, аспирантураны тәмамлый. Хәзерге вакытта Кама Аланында яши. Җәмилә Әхтәмова 1999 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. Очрашуга Иштирәк төп гомуми белем бирү мәктәбе укытучылары һәм укучылары, шулай ук авыл халкы чакырылды.