Мусабай-Заводская сельская библиотека - филиал № 14

Вакыт сезне сайлады

1989 елның 15 февралендә совет гаскәрләренең соңгы колоннасы Әфган чикләрен үтеп, үз җиребезгә чыга. Ул көн­нән соң 30 ел вакыт узган. Һәм бу көн календарь битләренә сугышчы-интернационалистлар көне булып кереп кала.

Мусабай-Завод авыл җирлегеннән Әфган җирендә 6 егет хезмәт итте, ә Чечен Республикасында 3 авылдашыбыз хәрби-интернациональ бурычын үтәде. Шул уңайдан, Мусабай-Завод авылы китапханәсендә хәрби хезмәтләрен Әфганстан һәм Чечня җирендә үтәп кайткан авылдашларыбыз белән очрашу узды. Зур югалтулар аша килгән бу көндә алар солдат хатирәләре белән уртаклаштылар, истәлекләрен яңарттылар, армиягә киткән көннәрен, бергә хезмәт иткән иптәшләрен искә төшерделәр. Кичә барышында чит җирләрдә һәлак булган солдатларны, кайтып вафат булган авылдашыбыз Марат Фәрхетдиновны бер минутлык тынлык белән искә алдык. Чарада катнашкан өлкәннәр дә, балалар да хәрби хәрәкәт ветераннарының чыгышын йотлыгып тыңладылар. Алар балаларны туган авылыбыз, мәктәбебез белән горурланып яшәргә өндәде, егетләрне спортны яратырга, үз алларына максат куеп, дөрес юлдан бара белүче ир-егетләр булырга чакырды. Без авылдашларыбызның батырлыгына, аларның тормышны яратуларына, яшисе килеп яшәүләренә сокландык. Чөнки алар тыныч тормышның кадерен беләләр. Алар барыбыз өчен дә үрнәк.

Кичәдә чыгыш ясаган авыл җирлеге башлыгы Фәридә Әгъләҗева, мәктәп директоры Николай Марсалов патриотик тәрбия бирү максатыннан уздырылган бу очрашуны балалар өчен дә, зурлар өчен дә чын тормыш дәресе булды дип билгеләп үттеләр. Кичәбез шигырьләр, җырлар белән үрелеп барды. Әфган хәрби хәрәкәт ветераны Мәүҗетдин Сираев үзе дә, баянда уйнап, бик матур җыр бүләк итте. Чарада катнашучы авылдашларыбызның сораулары да күп иде ветераннарыбызга. Николай Марсалов, Флюра Абдуллиналар хәрби хезмәтләрен чит җирләрдә үтәгән үз туганнары турында да хатирәләрен яңарттылар. Кичәдә, бу тарихи датага багышлап китапханәче тарафыннан әзерләнгән, “Әфганстан:1979-1989” дип исемләнгән күргәзмә дә  тәкъдим ителде.