Мусабай-Заводская сельская библиотека - филиал № 14

Шәфкатьлелек бизи кешене

Мусабай-Завод авыл җирлегендә, физик мөмкинлекләре чикле кешеләр ункөнлеге уңаеннан, төрле чаралар узды. Декада дәвамында, аларның һәрберсенең өйләренә барып, хәлләрен белешеп, күчтәнәчләр тапшырып кайттык. Китапханәнең актив укучыларыннан берсе булган Лилия Минһаҗевага китаплар да алып бардык. Алар аралашудан бик кәнагать калдылар. Ункөнлек уңаеннан китапханәдә шашка-шахмат уеннары уздырылды. Уеннар декада тәмамланганчы дәвам итте. Теләге булган һәркем үзенең көчен шашка-шахматта сыный алды. Китапханәдә "Көчле рухлылар" дип исемләнгән китап күргәзмәсе дә эшләде.