Мусабай-Заводская сельская библиотека - филиал № 14

Батырлыкка һәрчак урын бар

Мусабай-Завод авылы китапханәсендә, мәдәният йорты, Ташкичү авылы клубы, урта мәктәп белән берлектә, "Батырлыкка һәрчак урын бар" дип исемләнгән патриотик сәгать узды. Очрашуга, тумышы белән Казаклар авылыннан булып, бүгенге көндә җирлегебезнең Кызыл-Байрак авылында гомер итүче, Социалистик Хезмәт Герое Нигъмәтулла Төхбәтулла улы Абдуллинны чакырдык. "КамАЗ"ның кою заводына беренчеләрдән булып нигез ташы салучы шәхес ул. Очрашуга, 57 ел бергә гомер итүче, кайгыртучан тормыш иптәше Мияссирә апа белән бергәләп килделәр алар. Чәчләренә чал төшкән Нигъмәтулла абый мәктәп укучыларына, очрашуда катнашучыларга үзенең бала чагын, җиденче сыйныфны тәмамлауга әтисе янына эшкә урнашуын, машина төзелеше техникумын тәмамлап, нинди хезмәт юлы узуы турында сөйләде. Балаларны кызыксындырган сорауларга җаваплар бирде. Чара барышында китапханәче район каһарманнары-Социалистик Хезмәт Герое Дамир Әхмәтов, Советлар Союзы геройлары Кәлимулла Якупов, Нигъмәтулла абыйның авылдашы Нурмый Шәриповларны да искә алып, аларның батырлыклары турында сөйләде. Илебез өчен даһи эшләр башкарган герой-батырларны яшь буын белергә тиеш. Алар батырлыгы мәңгелек!