Үткәннәрдән - киләчәккә
Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне уңаеннан, Мусабай-Завод авылында яшәүче Дәүҗия апа Мәүләвиева һәм Фәүзелҗинан апа Яппароваларның өйләренә барып, хәлләрен белештек. Гөнаһсызга рәнҗетелгәннәрнең балалары күңелендә җан өшетерлек ул вакыйгалар мәңгелеккә уелып калган.