Мусабай-Заводская сельская библиотека - филиал № 14

"Тылсымлы китаплар язучы"

Яңа Бүләк авылы китапханәсендә язучы Абдулла Алишның тууына 110 ел тулуга багышланган "Тылсымлы ккитаплар язучы" дип исемләнгән әдәби кичә утте. Язучының тормыш юлы, иҗаты турында китапханәче Зөлфия Мингалиева һәм урта мәктәпнең югары сыйныф укучылары бик бай эчтәлекле итеп сөйләделәр. Балалар язучының әкиятләре буенча әзерләнгән әдәби викторина җавапларына төгәл, дөрес җаваплар бирделәр. Кичәдә Алишның әкиятләре "җанланды". Авылның балалар бакчасы нәниләре "Чукмар белән Тукмар", ә укучылар "Куян кызы" әкиятләрен сәхнәләштерделәр. Теләнче-Тамак авылы китапханәсе хезмәткәрләре күчтәнәчкә алып килгән курчак театры күрсәттеләр. Китапханәдә "Абдулла Алиш-әкиятче дә, батыр да" дип исемләнгән китап күргәзмәсе дә эшләде.