Мусабай-Заводская сельская библиотека - филиал № 14

Шашка-шахмат турниры

Мусабай-Завод авылы китапханәсенең "Рухият" клубында һәр елны шашка-шахмат уеннары уздыру традициягә әйләнде. Әле күптән түгел, китапханәдә чираттагы турнир узды. Авылыбызның иң оста уенчылары: Шәйхеагзам Мөбәрәкшин, Клара Габделхакова, Резидә Гәрәевалар бу уеннарда да сынатмадылар, призлы урыннарга лаек булдылар. Авыл һәм район буенча уздырылып килгән спорт ярышларында актив катнашучы өлкәннәребез: Фәридә Фәрхетдинова, Гөлчирә Бикмөхәммәтова, ГТО нормаларын үтәп, алтын билгегә лаек булган Фәрит Садыйковлар бу ярышта да актив катнаштылар. Чарага килүчеләр шашка-шахмат турында китаплар белән таныштылар.