Мусабай-Заводская сельская библиотека - филиал № 14

1 июнь-халыкара балаларны яклау көне

Мусабай-Завод авылында узган бәйрәм җәйнең беренче көне, җәйге ялның башлануы һәм балачакның гүзәл бер бәйрәме булып балаларның күңелендә уелып калды."Әй күңелле балачак"дип исемләнгән бәйрәмдә алар рәхәтләнеп күңел ачты, ял итте. Татар халкының иң матур бәйрәмнәренең берсе- Сабантуенда уйнала торган уеннар:капчык киеп йөгерү, күзне бәйләп, буләк кисү, кашыкка йомырка салып йөгерү һәм башка бик күп төрле кызыклы уеннар балалар күңеленә хуш килде. Балачак бәйрәменә кунакка килгән Ростов курчаклары балаларны рәхәтләнеп биетте, җырлатты. Бәйрәм ахырында һәрбер бала тәмле туңдырма белән сыйланды, төштән соң кызыклы һәм бик тә күңелле цирк карадылар. Бу көн алар өчен чын бәйрәм булды.