Мусабай-Заводская сельская библиотека - филиал № 14

Гайлэ белэн укыйбыз

Бүгенге көндә китапханәләр алдында торган бурычларның берсе - гаилә белән китап уку кебек күркәм гадәтне яңарту. Баланы китап укырга, аны яратырга бары гаиләдә генә өйрәтеп була. Бу аның тормышын гаҗәеп маҗаралар, хыялыйлык, әкияти тылсымнар белән баету дигән сүз. Төрледән-төрле китапларны, әдәбиятны аңларга нәкъ менә итапханәче ярдәм итә ала да инде

Мусабай-Завод авыл китапханэсендэ Бөтенроссия Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган «Гаилә белән укыйбыз"дип исемлэнгэн китап күргәзмәсе оештырылды.. Күргәзмәдә гаилә темасына багышланган китаплар, Татарстанның үрнәк гаиләләре үрнәген күрсәтүче газета һәм журнал мәкаләләре, гаиләдәге социаль проблемаларны хәл итү, балаларны тәрбияләү буенча психологлар һәм педагоглар кинэшлэре тәкъдим ителә.