Кошлар коне
1906 нчы елдан башлап дөньякүләмендә Халыкара кошлар көне үткәрелә.1906 нчы елның 1 нче апрелендә кошларны саклау буенча Халыкара конвенциягә кул куела, ә Россия моңа 1927 нче елда кушыла. Шулай итеп, безнең илдә 1927 нче елның 1 нче апреленннән башлап кошлар көнен үткәрү традициягә кергән.
Кошлар - җир йөзендә иң күп таралган тереклек иясе. Хәзер аларның 9 меңгә якын төре бар, ә җирдә барлыгы 100 миллиард чамасы кош яши, дип әйтә галимнәр. Россиянең иксез-чиксез киңлекләрендә 700ләп төр кош яши. Татарстанда исә җәй көннәрендә 200дән, ә кышын 40 төрдән артык кош очратырга мөмкин. Кошларның иң күбесе-Көньяк Америкада яши, ә кечкенә генә ил саналган Эквадорда 1700 төр кош яши.
Кошлар – табигатьнең күрке, яме. Нәфис гәүдәле, ялтыравыклы матур каурыйлы кошларны рәссамнарыбыз картиналарында чагылдырган. Шагыйрьләребез берсеннән-берсе матур шигырьләр, язучыларыбыз төрле әсәрләр иҗат иткәннәр. Күңелгә ятыш җыр-моңнарын, сайрауларын тыңлап, күренекле композиторларыбыз музыкаль әсәрләрен иҗат иткән.
Мусабай-Завод авыл китапханэсендэ бүгенге бәйрәмебез дә кошларга багышлана. Балалар табышмакларга жавап эзерлэде,Өч иҗектән торган кош исемнәрен яздык: (Сыерчык, карлыгач, күгәрчен, саескан, ябалак, акчарлак һ.б.)кош тавышларын танып белдек.Соныннан кошларга жимлек элдек.