Мусабай-Заводская сельская библиотека - филиал № 14

8 нче март белэн

Исәнмесез, хөрмәтле әниләр, әбиләр, килгән кунаклар! Бүген без бирегә әниләр көнен билгеләп үтәргә җыелдык. Көннең яктылыгы кояшта, күкнең матурлыгы йолдызларда, җир йөзенең гүзәллеге хатын – кызларда. Бәйрәмнең һәркайсы тәнгә җиңеллек, рәхәтлек, җанга ял алып килә. Шушы бәйрәм көне күңелләрегезгә шатлык, өегезгә иминлек алып килсен!

. Әни! Җир йөзендә әнидән дә якын, әнидән дә рәхимле, мәхәббәтле, әнидән дә олы җанлы зат иясе юктыр. Дөньяның рәхәтен, тормышның михнәтен, күңелнең сафлыгын, намусның пакълеген аңларга өйрәтүче газиз әниләр! Сез булмасагыз, без оясыз кош, моңсыз җыр булыр идек. Күңелегездәге җан җылысының нуры сүнмичә, сүрелмичә безгә - балаларыгызга яшәү чыганагы булып торуын телибез.Мусабай-Завод авыл культура йортында энилэрне,Рухият клубы членнарын 8 нче март бэйрэме белэн котладык