Мусабай-Заводская сельская библиотека - филиал № 14

Мирасы-халык кунелендэ.

 Бу хикәя минем күңелемдә  бик тирән эз калдырды, чөнки ул безгә үзенең эчтәлеге белән бик  якын тора. Хикәядә безнең кебек ук яшүсмер малай һәм  аның  Алмачуар исемле атына карата булган җылы хисләре турында языла.

  Тикшерү эшебезнең дә максаты булып “Алмачуар” әсәрендә чагылдырган татар халкының гореф-гадәтләрен, йолаларын өйрәнү, барлау
“Алмачуар” хикәясендә татар халкының милли бәйрәме Сабантуй турында сүз бихисап урын алып тора.
Ат – татар халкының изге хайваннарыннан берсе. Борынгы заманнарда ук көнкүреш яшәешне атсыз күз алдына китерегә дә мөмкин түгел. Кырда, өйдә, төрле күңел ачу бәйрәмнәрендә дә ат мөһим рольне уйнаган. Хәтта татар халкының милли бәйрәме – Сабантуй  да ат чабышларыннан башланып киткән, һәм бу традиция әлеге көнгәчә дәвам итә.Тагын бер моментка игътибар итик:  әсәрдә Г. Ибраһимов татар гореф-гадәтләрен генә түгел, ә рус халкының да бәйрәмнәре турында әйтә: “ Җәй, аның артыннан көз үтеп китә. Әллә нинди карлы, яңгырлы, болытлы чаклар килә. Мин иртәгә “Покрау” бәйрәме дигән көндә, ничектер,иртәрәк уяндым, шулай да торырга иренеп ятам”. Сүз русларның Покров бәйрәме турында бара. Димәк, татар халкы үз “казанында” гына кайнамый, ә башка халыклар белән дә тыгыз бәйләнештә тора, аларның  да бәйрәмнәрен хөрмәт итә, дигән сүз.Нәтиҗә ясап, шуны әйтергә кирәк: кешеләрнең характерын чагылдырганда халыкның тормыш көнкүрешен күрсәтү – Г. Ибраһимовның гаҗәп таланты. Язучы “Алмачуар” әсәрендә төрки телле халыкларның рухи мәдәниятен чагылдыра һәм безгә, киләчәк буынга, үз тамырларыбызны онытмаска, саклап калырга өндәү булып тора.