Мусабай-Заводская сельская библиотека - филиал № 14

Туган телем,иркэ голем,

Туган тел төшенчәсенә зур мәгънә салынган. Ул – Ватан, туган җир, ата-ана сүзләре белән бергә торган бөек, изге һәм кадерле сүз. Туган телне тугач та ишетә һәм өйрәнә башлыйсың, шуңа күрә аны туган тел дип атыйлар да. Әйе, туган тел - иң татлы тел, “Ана теле бер булыр” бу мәкаләдә дә шуны күрәбез. Баласы карынында чагында ук анасы аңа төрле әкиятләр сөйли, җырлар җырлый, аның белән сөйләшә. Дөньяга тугач, бала үзенчә ниндидер авазлар чыгарып ята, аннары җайлап үзенең туган телендә сөйләшә башлый. Ул телгә баланы, башлап аның иң газиз кешесе – анасы өйрәтә, иркәли,юата. Туган телне сөяргә, хөрмәт итәргә, горурланып яшәргә дә ана өйрәтә.21 февраль-Халыкара туган теллэр  коненэ багышлап авыл китапханэсендэ китап уку бэйрэме узды.