Мусабай-Заводская сельская библиотека - филиал № 14

Гомернең алтын көзе

Өлкәннәр декадасы уңаеннан, Мусабай-Завод авылының урта мәктәбе ашханәсендә, "Гомернең алтын көзе" дип исемләнгән бәйрәм кичәсе узды. Авыл җирлеге башлыгы Фәридә Әгъләҗева өлкәннәргә ихлас котлау сүзләрен ирештерде, аларга саулык - сәламәтлек, күнел һәм җан тынычлыгы белән яшәүләрен теләде. Мул табынлы өстәл артында утыручы өлкәннәребезне бәйрәм белән авыл җирлегенең ветераннар советы рәисе К.Габделхакова, мәктәп директоры Л.Вилданова, балалар бакчасы мөдире Э.Нуртдинова да котлады. Урта мәктәпнең 2 нче сыйныф укучылары башкаруындагы җырлар, алар сөйләгән эчтәлекле шигырьләр өлкәннәр күңеленә хуш килде. Һәр бәйрәмдә көтеп алынган, күп төрле уен коралларында уйнаучы җор телле авылдашыбыз Илмир Ямалов бәйрәмебез кунакларын җырлатты да, биетте дә, шаян сүзләре белән күңелләрен дә күтәрде. Моңлы тавышлы авылдашларыбыз гармунга кушылып үзләренең дәртле җырларын өлкәннәребезгә бүләк иттеләр.