Мусабай-Заводская сельская библиотека - филиал № 14

Гаилә-җылы учак

Мусабай-Завод авылы китапханәсендә, 8 июль - гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышлап, «Гаилә — җылы учак» дип исемләнгән күргәзмә оештырылды. Күргәзмәдә үрнәк гаиләләр турында сөйләүче газета-журналлар, балаларны тәрбияләү буенча психологлар һәм педагоглар киңәшләре, гаиләләр тарафыннан яратып укылучы китаплар урын алды. Күргәзмә киң катлам китап укучыларга тәкъдим ителде.