Мусабай-Заводская сельская библиотека - филиал № 14

Иң татлы тел-туган тел

Мусабай-Завод авылы китапханәсендә Халыкара туган тел көне уңаеннан «Иң татлы тел-туган тел»дип исемләнгән тематик сәгать үткәрелде. Чараны "Туган тел"җыры белән башлап җибәрдек. Китапханәче балаларны бәйрәмнең тарихы белән таныштырды. Балалар телләр турында шигырьләр укыдылар, викторина сорауларына җавап бирделәр, күргәзмәләр белән таныштылар. Чара эчтәлекле чыгышлар белән үрелеп барды. "Рухият" клубына йөрүче өлкәннәр туган тел турында үз фикерләрен әйттеләр. Балалар милли уеннарда да бик теләп катнаштылар.