Мусабай-Заводская сельская библиотека - филиал № 14

Тел күрке-сүз

Мусабай-Завод авылы китапханәсендә, урта мәктәпнең башлангыч сыйныф укучылары белән берлектә,  «Тел күрке - сүз” дип исемләнгән тематик сәгать  үткәрелде. Балалар туган тел турында фикер алышуда актив катнаштылар, татар һәм рус телендә матур итеп шигырьләр укыдылар, табышмакларга җаваплар таптылар,  җырлы-биюле уеннар уйнадылар. Балаларга “Ягымлы сүзләр әйт” уены аеруча ошады, туган телдә бик күп матур, ягымлы сүзләр яңгыраттылар. Китапханәче туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышлап оештырылган китап күргәзмәсенә күзәтү ясады.