Мусабай-Заводская сельская библиотека - филиал № 14

"Татарча диктант" дөньякүләм белем тикшерү акциясенә кушылдык

26 нчы сентябрь көнне Мусабай-Завод авылы китапханәсендә “Татарча диктант” дөньякүләм белем тикшерү акциясе узды. Яшьләр дә, өлкән яшьтәге авылдашларыбыз да акциягә бик теләп кушылдылар. Китапханәдә дистәдән артык кеше диктант язып, үзләренең белемнәрен тикшерде.
Татарча диктант татар теленә кызыксынуны арттыру,  әдәби телдә дөрес сөйләм һәм дөрес язу күнекмәләрен үстерү, орфографик һәм грамматик хаталар ясамыйча язу теләге уяту максатыннан үткәрелә.