Мусабай-Заводская сельская библиотека - филиал № 14

Моңлы бер җыр

11 август көнне Мусабай-Завод авылы китапханәсендә Татарстан Республикасының халык язучысы,күренекле драматург, публицист, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллинның тууына 85 ел тулу уңаеннан (25.08.1935-02.05.2012) "Моңлы бер җыр" дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшли башлады. Китапханәче китап укучыларны язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыра, китапханәдә язучының әсәрләрен кычкырып уку оештырыла. Т.Миңнуллиның әсәрләрен китап укучылар яратып укыйлар, чөнки аның иҗаты-зур бер дөнья.