Мусабай-Заводская сельская библиотека - филиал № 14

Дөресен сөйләүче халык җырчысы. Мәҗит Гафурины укыйбыз.

Мусабай-Завод авылы китапханәсендә татар һәм башкорт әдәбиятларының классик язучысы – күренекле шагыйрь, прозаик, публицист һәм драматург Мәҗит Гафуриның (Габделмәҗит Нургани улы Гафуров) тууына 140 ел тулу уңаеннан, аның иҗатына багышлап,  “Дөресен сөйләүче халык җырчысы. Мәҗит Гафурины укыйбыз” дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Китапханәче язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән китапларга күзәтү ясалды.