Мусабай-Заводская сельская библиотека - филиал № 14

"Китап ярминкәсе"

Мусабай-Завод авыл китапханәсе, Гомумроссия китапханәчеләр көне уңаеннан оештырылган “Китап ярминкәсе”ндә катнашты. Оештыручысы: Тукай районы үзәкләштерелгән китапханәләр системасы, Боерган авылы китапханәсе. "Китап ярминкәсе"ндә китапханәче Гөлшат Салихова  Мусабай-Завод авылында туып үскән, бүгенге көндә Ижау шәһәрендә яшәп иҗат итүче шагыйрь, язучы Гыймран Вәлиәхмәт улы Сафинның иҗаты белән таныштырды. 


Тыныч кына, артык күзгә бәрелмичә, шигърият дөньясында кайный Гыймран Сафин. Моңы белән рухландыра, тормышка соклану белән карап иҗат итә, матурлык өләшә. Әйе, ул матурлык өләшүче шагыйрь, эчкерсез, гади кеше, дип язды Ижау шәһәрендә яшәп иҗат итүче якташ-шагыйрь Гыймран абый Сафин турында Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Ринат Батталов.
Гыймран Вәлиәхмәт улы Сафин 1943 елның 23 октябрендә Тукай районы Мусабай-Завод авылында дөньяга килә. Җыр сөюче, көчле матур тавышлы малай авыл мәктәбенең 5-6 сыйныфларында укыганда ук шигырьләр яза башлый. Бераз тәҗрибә алгач, язганнарын Чаллы район газетасына җибәрергә дә кыюлыгы җитә һәм район басмасында урын алган шигырьләр укучыларның уңай бәясен алалар. Казан авиация институтында укыганда иҗат итүен дәвам итә егет.
1969 елдан ул Ижауда радиозаводта инженер булып хезмәт итә. Удмуртия татарларының милли бәйсезлек көрәше дулкынында барлыкка килгән «Яңарыш» газетасы нәшер ителә башлаган туксанынчы елларда аның көн кадагына суккан проблемалы публицистик мәкаләләре күренә башлый. Күп тә үтми, укучыларга шигъри әсәрләре тәкъдим ителә. Аларда туган як табигате, халкыбызның үткән һәм бүгенге язмышы турындагы борчылу-уйланулары, яшәү турындагы уй-фикерләре урын ала. Авторның шигырьләренә көйләр дә языла. Ул поэмалар жанрында да каләмен сынап карый. Г.Сафин – 2007 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Гыймран абый Сафин туган авылы Мусабай-Заводка гаиләсе белән бик еш кайта. Һәр кайтуында китапханәгә кермичә китми, үзенең китапларын бүләк итеп калдыра. Күптән түгел Гыймран абыйның дүртенче китабы да дөнья күрде.

Сугыш балалары
(Рубис Зариповка)
Язмышмы бу, ходай каһәреме,
Дәвалар юк ачы сагышка.
Ни өчен соң безнең бала чаклар
Туры килгән канлы сугышка?
Әткәм яуга чыгып киткән чакта
Хәтеремдә яшьләр түккәнем.
Кем уйлаган шушы кара көннең
Ятимлекнең башы икәнен.
Дөнья безнең баштан сыйпамады,
Бирмәде ул безгә җиңеллек.
Без аякка басар-басмас чактан
Тормыш арбасына җигелдек.
Аның йөген тарттык бөтен көчкә,
Теләп түгел-шундый язмышлар.
Җиңү көнен без дә якынайттык,
Анда безнең дә зур өлеш бар!
Без сугышның үги балалары,
Яшәү көчен кайдан алганбыз?!
Дөньяның без шатлык-рәхәтеннән,
Балачактан мәхрүм калганбыз...
Гыймран Сафин