Мусабай-Заводская сельская библиотека - филиал № 14

Балаларның дусты-язучы, шагыйрә Резеда Вәлиева

Резеда Тәфкалүн кызы Вәлиева 1930 елның 1 маенда, илебезнең гүзәл бер почмагы- Башкортстанның Кыйгы районы Дүшәмбикә авылында туа. Әтисе Тәфкалүн – Башкортстанның һәм Россия Федерациясенең атказанган укытучысы, гомере буе мәктәп директоры булып эшләгән, рус теле һәм әдәбияты укыткан. Әнисе Марзия – башлангыч сыйныфлар укытучысы булган. Резеданың бала чагы һәм мәктәп еллары Салават районының Лаклы, Михайловка һәм Каратаулы авылларында уза. 1947 елда Каратаулы урта мәктәбен тәмамлый.
Урта белем алганнан соң, Казан дәүләт университетының татар филологиясе бүлегенә укырга керә. Аннары утыз елдан артык Татарстан китап нәшриятының яшьләр-балалар әдәбияты редакциясендә редактор булып эшли.
1960 елда аның “Минем дусларым” дигән беренче шигырьләр җыентыгы басылып чыга. Шуннан соң “Калган эшкә кар ява” дигән әкият-поэмасы, “Нәниләргә бүләк”, “Канатлы җайдак”, “Пионерка Гөлназ”, “Якты йолдызым”, “Батырлык турында җыр”, “Ипекәем, ипекәй”, “Әниемә бүләгем”, “Зәңгәр иртә”, “Язгы сулар”, “Шиңмәс чәчәкләр”, “Дәү әнигә барабыз”, “Китмә, сөю” дигән шигъри китаплары дөнья күрә. Шагыйрә тәрҗемә өлкәсендә дә актив эшли. Татар балалары Н.Верзилинның “Робинзон эзләреннән”, Н.Поповның “Андрейның яшьлеге”, Л.Воронкованың “Дәү апа”, А.Бартоның “Безнең бәйрәм”, С.Михалковның “Дустым белән икебез” һ.б. әсәрләрне аның тәрҗемәсендә укыйлар.
Резеда Вәлиева 1999 елдан "Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе" дигән мактаулы исем йөртә.

Резеда Вәлиеваның иҗаты турында:
Әнвәр Хуҗиәхмәтов,
педагогика фәннәре докторы, академик;
Рәшит Фәтхерахманов,
филология фәннәре кандидаты
«Балалар әдибе, балалар шагыйре, балалар язучысы... Бу исемгә лаек булу өчен, иҗатчыга табигый сәләт кенә түгел, күңел сафлыгы, риясыз самимилек, ихласлык, балалар зиһене генә ирешә алырлык үткенлек тә кирәк. Шундый язучылар була: алар сәләтле дә, бөек тә,ләкин «балалар әдәбияты» дигән саф сулы елгага үз иҗат чишмәләренең мул суларын кушу, аны тагын да баету мөмкинлегеннән мәхрүмнәр. Чөнки балалар әдәбияты аеруча нечкә тоемлау, зәвык таләп итә. Ә бу сыйфатлар һәркемгә дә бирелми шул. Резеда Вәлиева — сабыйлар күңелен аңлап, аңлаешлы һәм гади, шаян һәм тапкыр итеп иҗат итә белә торган сирәк талантларның берсе».