Мусабай-Заводская сельская библиотека - филиал № 14

Әбием сандыгы

Мусабай-Завод авылы китапханәсендә урта мәктәпнең башлангыч сыйныф укучылары һәм “Рухият” клубы өлкәннәре катнашында “Әбием сандыгы” дип исемләнгән кичә узды. Кичәгә килгән өлкәннәребез истәлекләре белән уртаклашып, борынгы сандыктан балаларга милли киемнәр, сөлгеләр, чигүле алъяпкычлар, түбәтәйләр, татар кызларының баш киемнәрен күрсәттеләр, чигү һәм бизәкләп туку һөнәре турында сөйләделәр, татар халкының көнкүреш һәм гореф – гадәтләре, йолалары белән таныштырдылар. Балалар да милли киемнәр турында белемнәрен күрсәтте, сәнгатьле итеп яттан шигырьләр сөйләделәр, өлкәннәр белән бергәләп мәкальләрнең дәвамын таптылар, җырлы-биюле уеннарда катнаштылар, безнең буынга кадәр сакланып килгән “Коръән” китабы белән таныштылар. Өлкәннәр дә, балалар да китапханәдә оештырылган кечкенә музей белән дә таныштылар. Кичә матур җырлар, эчтәлекле шигырьләр белән үрелеп барды.
Бәйрәм кичәбезнең икенче өлеше мул табынлы чәй өстәле янында узды.