Мусабай-Заводская сельская библиотека - филиал № 14

Бу дөньяга әйтер сүзем бар

        Мусабай-Завод урта мәктәбендә, үткен каләм ияләре - язучы, тарихчы, галим, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, “Мәдәни җомга” газетасы баш мөхәррире Вахит Шәйхенур улы Имамов, Яр Чаллы шәһәрендә яшәп иҗат итүче  язучылар Мансур Габдулла улы Сафин һәм Марс Нәфикъ улы Яһудин белән очрашу узды. Әдипләр үзләренең иҗатлары белән якыннан таныштырдылар, туган тел һәм милләт язмышы хакындагы фикерләре белән уртаклаштылар. Очрашу  укучылар тарафыннан әзерләнгән туган тел, туган ил турындагы шигырьләр, авылыбыз талантлары башкаруында матур җырлар белән үрелеп барды. 9 сыйныф укучысы Айдар Хөсәенов курайда татар халык көйләренә попурри башкарды. Мәктәп директоры Лилия Равил кызы  Вильданова “Безнең мәктәп укучылары-талантлы балалар.  Татар телендә ихластан, матур итеп шигырь сөйләгән, җырлаган, курайда татар халык көйләрен башкарган балалар туган телләрен онытмас, туган телебез яшәр, -дигән теләктә калды. Китапханәче тарафыннан, кунак булып килгән әдипләребезнең иҗатын чагылдырган “Бу дөньяга әйтер сүзем бар” һәм  үзебезнең күренекле авылдашларыбызга багышланган “Шушы яктан, шушы туфрактан без”  дип исемләнгән күргәзмәләр оештырылган иде. Очрашу кичәсе тирән фикерләргә бай һәм киңкырлы булды. Танылган әдипләр белән якыннан танышу, алар белән аралашу беркемне дә битараф калдырмады.