Мрясовская сельская библиотека - филиал № 11

"Китапханә -серле дөнЬя"

Бүгенге заманда без кеше китап укымый дип зарланырга яратсак та, китап сөючеләр юк, дип әйтергә һич телебез әйләнми. Безнең Мерәс авылы китапханәсеннән кеше бер дә өзелми. Китапханәбезгә килеп керү белән, уку залында тудырылган җылы мохит, чисталык үзенә җәлеп итә.
Китапханә – серле дөнья булса, китапханәче – шул серне чишәргә ярдәм итүче. Аның эше күпкырлы.
Теләгебез бер: укучылар китапханәдән читләшмәсен, бары тик шул очракта мәктәптә дә яхшы укырлар, тормышта да үз урыннарын дөрес табарлар. Без шундый ышаныч, өмет белән яшибез.