Центральная детская библиотека

«Иң яхшыларын укырга вакыт: А.Алиш исемендәге премия лауреатлары китапларын укыйбыз» республика акциясе

Сарман үзәк балалар китапханәсе «Иң яхшыларын укырга вакыт: А.Алиш исемендәге премия лауреатлары китапларын укыйбыз» республика акциясендә катнашты. «Лилия» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен премия лауреатлары белән әдәби танышу узды. 
Балалар эше буенча директор урынбасары Рәйлә Хәмзә кызы балаларны танылган татар язучысы А. Алишның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. А. Алиш шигырьләр, очерклар, хикәяләр, пьесалар язган, ләкин ул татар әдәбиятының "Алтын фонды"на кергән әкиятләре белән аеруча танылган. Балалар аның әкиятләрен кызыксынып тыңладылар. Тыңлаганнан соң әкиятләр турында фикер алышуда актив катнаштылар. 
Кечкенә дусларыбызны китапханәчеләр кыскача гына А. Алиш исемендәге премия лауреатларының тормышы һәм иҗаты белән таныштырдылар. Балалар әдәбиятын үстерүдәге хезмәтләре өчен язучыларны һәм иҗат коллективларын бүләкләү максатынннан Татарстан язучылар берлеге карары белән 1996 елда Абдулла Алиш исемендәге премия булдырыла. Беренче лауреатлар - танылган язучыларыбыз Шәүкәт Галиев һәм Ләбибә Ихсанова. Төрле елларда Рафис Корбан, Рөстәм Мингалимов, Нәкыйп Каштанов, Фәнис Яруллин, Ләбиб Лерон, Роза Хафизова, Роберт Миңнуллин, Дания Гайнетдинова һ.б. әлеге бүләккә ия булалар. 
Чара ахырында балаларга Абдулла Алиш исемендәге премия лауреатлары: Ш. Галиев, Р. Корбан, Л. Сабирова, А. Гыймадиев, Р. Миңнуллин, Р. Хафизова һәм башка бик күпләрнең китаплары белән танышырга тәкъдим ителде.