Центральная детская библиотека

"Китап дөньясына сәяхәт”

Сарман үзәк балалар китапханәсе китапханәчеләре Сарман гимназиясенең " 1 "А" сыйныфы укучылары өчен "Китап дөньясына сәяхәт” үткәрделәр. Аларның сыйныф җитәкчеләре Нафикова А. Я. үзе безнең китапханәнең даими укучысы булып тора. Ул китапханә белән балалар арасындагы дуслыкны гел саклап- ныгытып тора һәм һәрдаим чыгарылыш укучыларында китапка мәхәббәт тәрбияли. 
Күп бала өчен китапханәгә килү беренче тапкыр иде һәм зур тәэсир калдырды. Китапханәгә килгән укучыларны талгын гына матур көй һәм ачык йөзле китапханәчеләр каршы алдылар. Алар балаларны абонемент һәм уку залы, китаплар, журналлар, энциклопедия һәм сүзлекләр, шулай ук китап уку тәртибе һәм китапханәдәге кайбер кагыйдәләр белән таныштырдылар. Укучылар сыйныфлары белән китапханәгә язылдылар. Китапханәдә аларга бик ошады. Алга таба да хезмәттәшлек итү турында сүз куешып аерылыштык.