Центральная детская библиотека

“Чыныккан-чирен еккан”

Хәзерге чор кешесе аз хәрәкәтләнә, физик эшне аз эшли. Балалар да күбрәк телевизор, комьпютер каршында утыралар. Шуңа күрә күбесенең сәламәтлеге шәптән түгел. Үзәк балалар китапханәсендә балалар “Чыныккан-чирен еккан” исемле китап күргәзмәсе белән таныштылар. Китапханәче апалары аларга спорт белән шөгелләнергә, күбрәк хәрәкәтле уеннар уйнарга, өйдә әти-әниләренә булышырга кирәклеген аңлатты.