Центральная детская библиотека

"Лилия" балалар бакчасында кунакта

21 сентябрь көнне мәктәпкәчә яшьтән үк балаларны китап белән кызыксындыру, китапка сакчыл караш тәрбияләү максатыннан район балалар китапханәсе хезмәткәрләре "Лилия" балалар бакчасында кунакта булдылар. Нәниләрне китапханәбез, китаплар белән таныштырып, аларга китапларны ертмаска, пөхтә итеп тотарга, укырга кирәклеге турында сөйләнде. 
Балалар төрле формадагы китапларны, китапханә алдыра торган балалар журналларын бик яратып карадылар. Р. Харисның “Без кунакка барабыз”, Г. Гәрәфиеваның "Беренче җөмләләр", К. Закированың “Уйный-уйный өйрәнәм”, Г. Тютюгина-Векентьеваның “Азбука чудес” китапларына күзәтүләр ясалды.