Центральная детская библиотека

Һава Флоты көне

Ел саен августның өченче якшәмбесендә Россиядә Һава Флоты көне билгеләп үтелә. Балалар китапханәсендә бу көнне кызыклы итеп үткәрергә булдылар. Китапханәгә даими йөрүче малайлар һәм кызлар арасында кәгазь самолётлар очыру ярышы оештырдылар. Балалар үз куллары белән самолётлар ясадылар, ярышка ныклап әзерләнделәр һәм ярыш башланды.Финалга чыгучылар арасында яңадан ярыш булды. Җиңүчеләр Булат, Рүзәл, Риназ иде, кызлар да сынатмады. Барлык катнашучылар да бүләкләнде. Бәйрәм бик күңелле узды.