Центральная детская библиотека

Кичэ

Үзәк балалар китапханәсендә балалар татар шагыйре, язучы,Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Ибраһим Низаметдин улы Сәләховның тормыш һәм иҗат юлы белән таныштылар. Аның тууына быел 105 ел.Ул иҗатка гашыйк кеше. Казан педагогия институтында укыганда ук аның “Ярату” повесте, “Постта” пьесасы, “Дуэль» исеме белән шигырьләре аерым китап булып басылып чыгалар. Институтның дүртенче курсында укыганда җитди авырып китә һәм Татарстан язучылар берлеге юлламасы белән Ялтага дәваланырга килә. Монда ул авыру сәбәпле шушында яшәүче Галимҗан Ибраһимов белән очраша һәм аралаша. Ибраһим Сәләхов Казанга кайткан арада Галимҗан Ибраһимов «халык дошманы» ярлыгы тагылып кулга алына һәм яшь язучыны «контрреволюционер» белән элемтәдә торуда гаепләп кулга алалар. Ул ун елга каты режимлы төрмәгә хөкем ителә. Ибраһим Сәләхов төрмәдән бер аяксыз калган хәлдә, сынган кулы һәм начарайган күзләре белән 1947 елда чыга. Аннан соң да әле аңа туган җире — Күкчәтау шәһәрендә яшәү хокукы бирелми. Күкчәтау тирәсендәге Кызыл Яр авылында яши һәм иҗат итә башлый, шунда төпләнеп кала. 1956 елда СССР Югары суды тарафыннан тулысынча реабилитацияләнә. Язучы Казакъстанның чирәм җирләрен үзләштерүчеләр тормышыннан алып иҗат ителгән «Күкчәтау далаларында» романы белән киң таныла. Татар казаклары тормышын чагылдырган «Имәннәр тамыр җәйгәндә» исемле роман-эпопеясы да татар халкы тарихын барлауга кертелгән зур өлеш буларак кабул ителде. Бер-бер артлы күп кенә повесть-хикәяләре басыла. Һәм менә ниһаять иҗатының иң биек ноктасы — автобиографик повесте «Тайгак кичү» («Черная Колыма») укучыларга ирешә. Бу әсәр өчен аңа Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе бирелде. 1997 елда Казакъстан хөкүмәте аны иң югары бүләк — Җөмһүрият ордены белән бүләкләде.