Центральная библиотека

Китапханә эше ветераннары белән очрашу

Быел Сарман үзәк китапханәсе тантаналы рәвештә үзенең 95 еллык юбилеен билгеләп үтәчәк. Бәйрәм уңаеннан, китапханәнең бер гасырга якын эшчәнлеген яктырткан, “Тарих битләрен ачканда...” дип исемләнгән китап дөнья күрәчәк. Бүгенге көндә шушы китапка кертер өчен мәгълүмат җыела. Кичә, 28 февраль көнне, үзәк китапханәдә юбилейга әзерлек кысаларында китапханә эше ветераннары белән очрашу үтте.