Центральная библиотека

Васил Шәйхразыев белэн очрашу

8 февраль көнне Сарманга эшлекле сәфәр белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев килде. Ул район Советының XX утырышында катнашты. Шул уңайдан район үзәк хастаханәсендә һәм район мәдәният йортында күргәзмәләр оештырылды. Бу чарада Сарман үзәк һәм балалар китапханәсе хезмәткәрләре дә катнаштылар. Мәдәният йортында оештырылган күргәзмәгә Сарманда яшәп, иҗат итүче шагыйрь, галим, шәҗәрәләр остасы Дамир Гарифуллин да килгән иде. Ул кунаклар белән якташыбыз, татар халкының бөек җырчысы Илһам Шакиров белән бәйле булган хәтирәләре белән уртаклашты һәм үзәк китпаханә муззена Илһам Шакировның үзендә сакланган чабатасын бүләк итте.