Центральная библиотека

“Милләтебез горурлыгы – Аяз ага Гыйләҗев”

14 декабрь көнне Сарман балалар сәнгать мәктәбенең тамашалар залында ТАССРның һәм РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, Татарстанның халык язучысы, якташыбыз Аяз Мирсәет улы Гыйләҗевнең тууына 90 ел тулу уңаеннан “Милләтебез горурлыгы – Аяз ага Гыйләҗев” дип аталган искә алу кичәсе үткәрелде. Чарада Аяз Гыйләҗевнең хатыны Нәкыя ханым; улы – драматург, киносценарист Мансур Гыйләҗев; Аяз Гыйләҗевнең иҗатын төптән өйрәнүче, КФУ доценты, филология фәннәре кандидаты Миләүшә Хәбетдинова; Татарстан язучылар берлеге идарәсе рәисе, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, драматург Данил Салихов; Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, шагыйрь Роберт Миңнуллин; Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, халык язучысы Гәрәй Рәхим катнаштылар.